ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова «Кыюлык тартмасы» хәйрия акциясендә катнашты

2025 елның 6 декабре, шимбә

Медицина учреждениеләрендә озак вакыт дәвалануда һәм тернәкләнүдә булган балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылган «Кыюлык тартмасы» хәйрия акциясе 13 нче тапкыр үткәрелде. Һәр татарстанлы китаплар, уенчыклар, конструкторлар, иҗат өчен җыелмалар һәм башка балалар товарларын алып килеп, аларны сәүдә үзәкләрендә, коммерцияле булмаган һәм хәйрия оешмаларында урнаштырылган акция логотибы төшерелгән махсус тартмаларга сала алды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова акция фондына бүләкләр тапшырды һәм барлык хәйриячеләрне озак вакытка өйләреннән һәм якыннарыннан аерылган балалар турында кайгырту теләге берләштерә, дип билгеләп үтте. «Һәр бүләктә сәламәтлек теләү һәм бала турында кайгыртуларын, аны бөтен ил хуплавын искәртү бар. Кечкенә пациентлар үзләрен юатырлык бүләкләрне сайлый ала, бу исә аларга медицина процедуралары алдыннан ышаныч һәм батырлык өстәячәк», – диде ул.  

Быел «Кыюлык тартмасы» акциясендә меңнән артык татарстанлы катнашты. Акция барышында 15 меңнән артык уенчык җыелды. Акцияне оештыручылар аларны балалар клиник учреждениеләре пациентларына тапшыра башлады инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International