Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади һәм фәнни эшләр конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 5 декабре, җомга

«Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә гомуми һәм урта махсус белем бирү уку йортларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган укучылар арасында иҗади конкурслар циклы үткәрелә.

Әлеге чара үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыруга, үз-үзеңне иҗади яктан чагылдыру аша коррупция проблемасына игътибар җәлеп итүгә, шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм республика халкын коррупциягә каршы профилактик эшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге ел саен үткәрелә торган иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова катнашты.

Агымдагы елда муниципаль этапта 84 меңгә якын эш тәкъдим ителде, шуларның 1200е финалга үтте. Күрсәтелгән эшләр төрле жанрларда, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында  «Бел һәм юл куйма!» һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Вөҗдан – дус, коррупция – дошман» иҗади эшләр конкурсына, «Илемнең киләчәге – минем кулларда» коррупциягә каршы юнәлештәге иншалар конкурсына, «Коррупциягә «Юк!» дип әйтик» гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында инша-эссе конкурсына туган телләрдә: татар, чуаш, мари, удмурт, мордва, немец, бурят, грузин, төрек, әрмән һәм таҗик телләрендә.

Жюри әлеге хезмәтләр авторларының иҗади якын килүен, ихласлыгын, оригинальлеген һәм туган телләрен белүләрен билгеләп үтте. Мондый курсларның төп максаты – укучыларның актив гражданлык позициясен һәм коррупциягә каршы дөньяга карашын формалаштыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Аларда гомуми белем бирү оешмаларында укучылар, мәгариф системасында балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International