Менталь тайпылышлары булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү, урта һөнәри белем алу мөмкинлеге һәм киләчәктә аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

2025 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында менталь тайпылышлары булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү, урта һөнәри белем алу мөмкинлеге һәм киләчәктә аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде.

Төп мәсьәләләр сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшьләргә тормышларының барлык этапларында комплекслы ярдәм күрсәтү булды. Кайнар линия барышында Татарстан халкы төрле мәсьәләләрне күтәрде:

–  Һөнәри юнәлеш һәм эшкә урнашу: Ата-аналарны, законлы вәкилләрне инвалид яшүсмергә булачак һөнәрне сайларга ничек ярдәм итәргә, чыгарылыш укучыларын, шул исәптән балалар йортларында тәрбияләнгәннәрне эшкә урнаштыру буенча нинди программалар булуы кызыксындырды.

–  Белем бирү траекторияләре: Өйдә сыйфатлы белем бирүне оештыру, коррекцион мәктәп-интернатларны тәмамлаучыларның урта махсус белем алуы, шулай ук менталь тайпылышлары булган балаларга ярдәм турында күп сораулар килде.

–  Хокукый ярдәм: Мөрәҗәгатьләрнең шактый өлеше инвалидларның торакка хокукларына, закон буенча каралган ташламаларны һәм субсидияләрне алу механизмнарына багышланган иде.

–  Махсуслаштырылган ярдәм: Аутистик спектры тайпылышлары булган балаларга тьюторлар бирүне сорауга, шулай ук инклюзив инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар бирелде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә компетентлы ка ия булды, кайбер сораулар алга таба эшләү өчен кабул ителде. «Кайнар линия» эше йомгаклары буенча билгеләнгән проблемаларны хәл итү өчен дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәр исемлеге төзеләчәк.

Авыр тормыш хәлендә калган, өстәвенә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның берсе булган техникумның коррекция (махсус) төркемен тәмамлаган кыз мөрәҗәгате буенча берничә министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләренең профильле белгечләрен җәлеп итеп консультация ярдәме күрсәтелде. Комплекслы ярдәм һәм ведомствоара тыгыз хезмәттәшлекне таләп итә торган әлеге вәзгыять контрольгә алынды.

Оештыручылар ассызыклаганча, мондый чаралар дәвам иттереләчәк, ә җыелган мәгълүмат менталь тайпылышлары булган балалары булган гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча алга таба уртак эшчәнлек нигезенә салыначак.

Сораулар Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән, Актаныш, Лаеш, Минзәлә һәм башка муниципаль районнардан килде.

«Кайнар линия турыдан-туры диалогка ихтыяҗ зур булуын күрсәтте. Без сораулар кабул итүдән тыш, системалы үзгәрешләргә төгәл социаль мөрәҗәгать алдык, – дип билгеләп үтте Иҗтимагый палата әгъзасы Тамара Федорова, – безнең максат – һәр баланың, сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, үз потенциалын тулысынча тормышка ашыру мөмкинлеге булсын».

Сорауларга сәгать ярым дәвамында мәгариф, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү, хокукый ярдәм һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча ТР иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Вәлиева А.Ф., мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча ТР  иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Федорова Т.Т., «Татартсан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Филиппова Г.М., Тонконог С.Л., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү бүлеге башлыгы, Рәхимҗанова Л.Э., ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, Исхакова А.М., «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы мәгариф өлкәсендә проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе, Степанова М.Ю., «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы 
Карьера үзәге җитәкчесе, Мелина Е. В., ТИСБИ Идарә университетының инклюзив белем бирү институты директоры, Епифанова А.А., «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International