ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе утырышында хәйриячелек һәм рухи кыйммәтләрне саклауда социаль хезмәт итү турында фикер алыштылар

2025 елның 20 июне, җомга

19 июньдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә ТР Иҗтимагый палатасының Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясенең «Рухи кыйммәтләрне саклауда хәйриячелек һәм социаль хезмәт итү» темасына утырышы булды.

Утырышны комиссия рәисе Ринат Патеев «Дини оешмаларның социаль активлыгы формасы буларак конфессияара хезмәт итү» дигән чыгышы белән ачып җибәрде. Аннары Ольга Павлова Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт  җәмгыяте гамәлгә ашыра торган проектлар белән уртаклашты

«Бүген махсус хәрби операция шартларында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү безнең изге бурычыбыз булып тора. 291 нче гвардия полкының «Казан» батальонына, Луганск халык Республикасының безнең карамактагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең  халкына, Ватанны саклаучыларның гаиләләренә даими рәвештә ярдәм күрсәтелә. Инновацияләрнең берсе – «Инклюзив гаилә спорт шимбәсе» проекты – бу сәламәт спортчыларның һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган балаларның бергәләп физик культура белән шөгыльләнүенең уникаль программасы», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Ольга Павлова.

Утырыш барышында Искәндәр Гыйләҗев докладлары тыңланды, ул инкыйлабка кадәрге Россиядә Урта Идел буе һәм Урал буе татарларының хәйриячелек традицияләренә җентекләп тукталды. Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсенең «Солдатка хат» һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акцияләре, гуманитар ярдәм белән яңа территорияләргә чыгу кебек хәйрия инициативалары белән аның җитәкчесе Ирина Александровская уртаклашты. Ә Казан-Нократ епархиясе кафедраль соборы баш рухание Роман Донцов иске гореф-гадәт тарафдарларының социаль эшчәнлектәге һәм яшьләрне тәрбияләүдәге роле турында сөйләде.

Утырыш барышында шулай ук «Благовещение» социаль ярдәм үзәге директоры Майя Шильникова һәм 
«Зәкят» хәйрия фондының баш белгече Гүзәлия Вәлиуллова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International