2023 елның 14 февралендә Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты пространствосында гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге оештырган «Дәүләт һәм ислам оешмалары: глобаль турбулентлык шартларында үзара хезмәттәшлек проблемалары. Сүрия вакыйгасы» бөтенроссия фәнни семинары узды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Ринат Патеев катнашты.
Семинарда катнашучыларның игътибар үзәгендә дәүләт һәм дини бергәлек арасында мөнәсәбәтләр төзү, дини өлкә белән идарә итү һәм конфликттан соңгы чорда Сүриядә дини дискурс формалаштыру буенча чакырулар комплексы, аңлашу һәм тәҗрибәләр булды.
Түгәрәк өстәл эшендә ислам, гарәп илләренең социаль-сәяси һәм икътисади үсешен тикшерүчеләр академия бергәлегенең абруйлы вәкилләре, шулай ук Мәскәү, Казан, Махачкала, Нальчик, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургтан килгән тикшеренүчеләрне дә кертеп, көнчыгышны өйрәнү, дини белем бирү үзәкләренең мөгаллимнәре катнашты. Гамәли юнәлешле рекомендацияләр турында фикер алышуга һәм эшләүгә Россия ислам дини оешмалары эшлеклеләре һәм җитәкчеләре аерым өлеш кертте. Түгәрәк өстәл эшенең төп нәтиҗәләре басмага планлаштырыла.