Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Совет утырышында катнаштылар

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан – ачык күренеп торган күпмилләтле һәм поликонфессиональ составлы республика. Гасырлар буена монда Идел буе халыклары вәкилләре – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башка халыклар тупланып, тату яшиләр.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Совет утырышында белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында булды.

Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе әгъзалары Ринат Патеев, Ирина Александровская, Наталья Сабитова, Роман Донцовлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең дәүләт илкүләм сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның республика планын үтәү кысаларында зур эш башкарылган.

«Илебез Президенты В.В. Путин тарафыннан 25 ноябрьдә 2036 елга кадәр чорга яңа Стратегия расланды. Документта рус халкының күпмилләтле бердәмлекне саклаудагы роленә, Россия Федерациясенең этномәдәни һәм тел төрлелегенә, мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекнең тарихи тәҗрибәсенә һәм традицияләренә аерым игътибар бирелә. Алар илнең дәүләт тарафыннан саклана торган күпмилләтле халкы байлыгы дип атала. Россиянең илкүләм иминлегенә тышкы һәм эчке куркынычларга зур урын бирелгән. Алар арасында –русофобия, неонацизм, тарихны фальсификацияләү, радикализм, чит идеаллар һәм кыйммәтләрне кертү, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне какшату омтылышлары», – диде Татарстан Рәисе.

Бу мәсьәләләр махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле рәвештә аеруча актуаль, дип ассызыклады ул.

 Моннан тыш, Стратегия беренче тапкыр Россия Федерациясе субъектларында аны гамәлгә ашыру моделен билгели торган яңа бүлектән тора: әлеге территорияләрдә яшәүче халыкларның үзара хезмәттәшлегенең тарихи тәҗрибәсенә таяну, халыкларның этномәдәни үзенчәлеген саклау һәм социаль-икътисади үсеш стратегияләрендә аларның хокукларын яклау; гражданнар бердәмлеген ныгыту, халыкларның, аларның телләренең һәм мәдәниятләренең этномәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерү буенча чаралар күрү; программа чараларының нәтиҗәлелеге; милли һәм дини нигездә конфликтларны даими мониторинглау һәм профилактикалау, аларга оператив җавап бирү; дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының, коммерцияле булмаган оешмаларның, фәнни һәм эксперт берләшмәләрнең Стратегияне гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү; аны гамәлгә ашыруга граждан җәмгыяте институтларын җәлеп итү һәм аларның инициативаларын хуплау.

«Бу – урыннарда эшләү әһәмиятенә басым ясау», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан – күпмилләтле һәм поликонфессиональ составы ачык чагылган республика. Гасырлар буена монда Идел буе халыклары вәкилләре – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башка халыклар тупланып, тату яшиләр.

Шул ук вакытта соңгы елларда милли составка миграция процесслары сизелерлек йогынты ясый башлады. Узган еллардагы утырышларда без моңа бәйле мәсьәләләрне аерым карадык. Кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барыла», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау – республиканың уңышлы үсешендә мөһим шарт. «Этномәдәни үсеш мәсьәләләрен комплекслы һәм системалы хәл итү, ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү бик мөһим: барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары, граждан җәмгыяте институтлары, милли-мәдәни һәм дини оешмалар, эксперт һәм фәнни берләшмәләр», – диде Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International