25 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Хезмәт итү аша өйрәтү – 2026» программасы кысаларында ел саен үткәрелә торган җәйге остаханә узды. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән – Томск өлкәсеннән алып Ставрополь краена кадәр югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләрен берләштерде. Очрашу катнаш форматта узды, бу катнашучыларның географиясен киңәйтергә һәм вакыйганы төбәкара итәргә мөмкинлек бирде.
15 июньдә гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Катнашучылар алдагы конкурсларга нәтиҗә ясадылар, яңа гаризалар кабул итү кампаниясенә старт һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
15 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган сектор һәм иреклеләр үсеше мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы булды. Очрашуда катнашучылар агымдагы эш нәтиҗәләре, киләчәк чорга планнар һәм коммерцияле булмаган оешмаларның җәмгыять, мәгариф учреждениеләре һәм бизнес белән хезмәттәшлегенең яңа форматлары турында фикер алыштылар.
14 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Очрашуның төп темалары экологик агарту, тармакның кадрлар потенциалы һәм республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру булды.
27 апрельдә « ВОИН» үзәгенең Казандагы филиалы базасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссиясенең күчмә утырышы булды. Катнашучылар үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар, анда хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбиянең төрле юнәлешләре тәкъдим ителгән иде.
ТР Иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган сектор мәсьәләләре һәм иреклелекне үстерү комиссиясе утырышының яңа чакырылышы 12 февральдә булды.
2022 елның 13 декабрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
2022 елның 20 октябрендә Иҗтимагый палатада ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссия утырышы булды.
Бүген, 22 нче июльдә, Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 2022 елның I яртыеллыгында максатлар һәм бурычларны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды.