ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды

2026 елның 15 мае, җомга

14 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Очрашуның төп темалары экологик агарту, тармакның кадрлар потенциалы һәм республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру булды.

Чарада ТР Иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган сектор һәм ихтыяри эшчәнлекне үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе урынбасары Светлана Салмина һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Шиллер катнашты.

2022-2025 елларда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның профильле социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Светлана Салмина чыгыш ясады, ул коммерцияле булмаган секторның экологик агартуда, иҗтимагый инициативаларны үстерүдә һәм тотрыклы экологик культура формалаштыруда катнашуының әһәмиятен ассызыклады.

Утырышта катнашучылар министрлык һәм Иҗтимагый советның үзара хезмәттәшлеген уңай бәяләделәр, шулай ук киләчәктә экологик проектларны үстерү һәм ихтыяри эшчәнлек инициативаларына ярдәм итү буенча уртак эшнең юнәлешләрен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International