2022 елның 13 декабрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы яшь натуралистлары хәрәкәтен үстерү турында конструктив диалог булды. Татарстанда яшь натуралистлар хәрәкәтенә 103 эко үзәктә шөгыльләнүче 2000 егет һәм кыз кушылган.
30 ноябрьдә Татарстан Республикасы «ЮНАРМИЯ» оешмасы һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Планнарда бүгенге көндә бөтен республика буенча 1200 отрядка берләштерелгән «ЮННАРМИЯ» хәрәкәте әгъзаларының актив катнашуы күздә тотыла. Кече Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләү өчен уртак эш программасын әзерләү һәм эшләү мөһим.
Очрашуда ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссия рәисе Дмитрий Шиллер катнашты.