ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе муниципаль районнарда хәрби-спорт әзерлеге үзәкләрен үстерү турында фикер алышты

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

27 апрельдә « ВОИН» үзәгенең Казандагы филиалы базасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссиясенең күчмә утырышы булды. Катнашучылар үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар, анда хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбиянең төрле юнәлешләре тәкъдим ителгән иде.

Утырыш барышында катнашучылар муниципаль районнарда хәрби-спорт әзерлеге үзәкләрен үстерү, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм аларны яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә җәлеп итү мәсьәләләре, шулай ук «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенын үткәрү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, яңа институтлар һәм патриотик эш инструментлары булдыру социаль иҗат мәсьәләсе булып тора, ә мондый алымнарга ихтыяҗ – ул замана таләбе.

«Теләсә кайсы педагогик эшчәнлек – ул эчтәлек мәсьәләсе: кемне һәм нәрсәгә өйрәтәләр. Ватанны саклау – матур сөйләү генә түгел, гамәлләр кылу да. Ни өчен һәм нәрсә өчен дигән мәгънәләр белән эшләү бик мөһим», –  дип ассызыклады Александр Терентьев.

Утырыш йомгаклары буенча катнашучылар Республиканың муниципаль районнарында хәрби-спорт әзерлеге үзәкләре челтәрен үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International