22 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының милли проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшлекле төркеме утырышы узды.
Утырышта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары катнашты.
Министрлык вәкилләре Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат ирештерде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының милли проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшлекле төркем эшчәнлеге форматы турында да фикер алыштылар.