ТР Төзелеш министрлыгында җылыту сезонына әзерлек турында фикер алыштылар

2026 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

23 сентябрьдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды. Анда министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Борис Королев, шулай ук совет әгъзалары һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2026/2027 елларның җылыту чорына әзерлек булды. Катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык объектларының әзерлеге, инфраструктураны ремонтлау һәм модернизацияләү планнары, шулай ук кышкы чорда авария хәлләрен булдырмау чаралары турында фикер алыштылар.

Икенче мәсьәлә итеп республика башкарма хакимият органы каршындагы Иҗтимагый совет турындагы Типик нигезләмәгә үзгәрешләр кертү каралды. Доклад ясаучы – ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин. Үзгәрешләр советларның эшен камилләштерүгә һәм әһәмиятле карарлар кабул итүдә аларның ролен күтәрүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International