22 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Технологик лидерлыкны тәэмин итү буенча илкүләм проектлар кысаларында төбәкнең транспорт мобильлеген үстерү» форсайт-сессиясе үткәрелде. Чара ТР Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган. Анда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Муравьева катнашты.
Чарада Мәскәү һәм Үзбәкстаннан галимнәр, хакимият органнары вәкилләре һәм тармак экспертлары катнашты. Төп темалар – пилотсыз технологияләр, тармакның цифрлы трансформациясе һәм юлларда куркынычсызлык.
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан пилотсыз пассажир транспортын сынау буенча пилот төбәкләр рәтенә керде, ә республикада М-11 һәм М-12 пилотсыз йөк машиналарын, Иннополиста роботаксины һәм «Алабуга»да полигонны эксплуатацияләү тәҗрибәсе бар инде.
«Пилотсыз очкычларны җир өчен генә түгел, һава өчен дә, су өчен дә үстерергә кирәк. Без транспорт чараларының йөрүенә дә, йөзүенә дә, очуына да омтылабыз», – дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов юл-патруль хезмәте нарядлары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын кертү һәм квадрокоптерлар куллану турында хәбәр итте. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов халыкны беренче ярдәмгә өйрәтүнең мөһимлегенә һәм ашыгыч ярдәмнең вакытында килүенә игътибарны юнәлтте.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина балалар травматизмын профилактикалау турында сөйләде: автокласслар, автошәһәрчекләр эшли, Юл хәрәкәтенең яшь испекторалары юнәлеше 28 мең укучыны берләштерә.
Үзбәкстан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтының Нукус филиалы деканы Караматдин Заретдинов тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Үзбәкстан, Россия һәм башка илләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен чагыштыру турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Үзбәкстанда юлларда куркынычсызлык культурасын гаиләдә, ә аннары балалар бакчасында һәм мәктәптә тәрбиялиләр. Шулай ук ул «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары» Россия хәрәкәтенә охшаш проектлар булдыру планнарын билгеләп үтте.
Сессия кысаларында транспорт хәрәкәтчәнлеген һәм куркынычсызлыгын үстерүгә багышланган күргәзмә һәм «Татарстанның транспорт хәрәкәтчәнлеге фәлсәфәсе: куркынычсызлык, тотрыклылык, цифрлы трансформация» пленар утырышы эшләде. Аннары эш дүрт тематик секциядә дәвам итте.
Катнашучылар технологик суверенитет бурычларын хәл итүдә дәүләт, фән һәм сәнәгать көчләрен берләштерү өчен форсайт-сессиянең әһәмиятен билгеләп үттеләр.


