РФ Иҗтимагый палатасы, Федерация Советы, Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Россотрудничество һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә «Россия – страна традиционных ценностей» («Россия – традицион кыйммәтләр иле») II Халыкара конкурсы үткәрелә. Оештыручы – «Инновационный центр развития и воспитания детей и молодежи» («Балалар һәм яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү инновацион үзәге») АКБО. Эшләр 2026 елның 20 декабренә кадәр www.youthy.ru сайтында кабул ителәчәк.
Конкурсның максаты – Россия һәм чит ил яшьләрендә традицион Россия кыйммәтләрен аңлауны формалаштыру, аларны универсаль әхлакый ориентир буларак тәкъдим итү, шулай ук мәдәниятара диалогны үстерүгә һәм дөньяда Россиянең уңай образын ныгытуга ярдәм итү.
Катнашуга 7 яшьтән өлкәнрәк барлык теләк белдер үчеләр чакырыла. Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:
Эшләр рус телендә әзерләнелә һәм теләсә кайсы чит телдә кабатлана. Бүләкләү материалларын да кертеп, катнашу тулысынча бушлай. Һәр катнашучы электрон сертификат, остаз рәхмәт хаты алачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырыла.
Иң яхшы эшләр Россия телеканалларында күрсәтеләчәк, күргәзмәләрдә катнашачак, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, Россотрудничество һәм «Русский мир» фонды тарафыннан чит илләрдә традицион кыйммәтләрне үстерү өчен кулланылачак. Җиңүчеләр күренекле сәләтләре булган затлар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына (ГИР) кертелә. 7-17 яшьлек җиңүчеләр «Поленово» балалар республикасы»на бушлай юллама ала.
Конкурс 2026/27 уку елына РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән чаралар исемлегенә кертелгән.
Тулырак мәгълүмат һәм гаризалар тутыру – www.youthy.ru сайтында һәм конкурсның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә.