Алабугада Татарстанның кече шәһәрләре бизнес-форумы старт алды. Чара төбәктә җанлы бизнес-экосистема булдыру өчен хакимият вәкилләрен, экспертларны һәм эшмәкәрләрне берләштерде. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары катнашты.
Казанда яңа тикшерү изоляторы ачылды. Объектта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия юстиция министры Константин Чуйченко, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров булды. ТР Иҗтимагый палатасын Зилә Вәлиева, Азат Гайнетдинов, Илдар Баязитов тәкъдим итте.
«Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә гомуми һәм урта махсус белем бирү уку йортларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган укучылар арасында иҗади конкурслар циклы үткәрелә.
Ни рәвешле заманнан калышмаска? Заманча коралларны ничек кулланырга? Үз эшеңне ничек җиңеләйтергә? Үзеңне, проектыңны, оешмаңны ничек шәп итеп тәкъдим итәргә? Нинди инструментлар һәм алымнар яхшы презентация ясарга мөмкинлек бирә? Күпләрне шушы сораулар кызыксындыра.
2025 елның 3 декабрендә «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында чираттагы «Әкият терапиясе» сеансы үткәрелде, анда Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары татар халык әкиятенең зирәклеген һәм матурлыгын ачты.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм RAEX рейтинг агентлыгы төбәк иҗтимагый палаталарының яңа рейтингын төзеде.
2025 елның 8 декабрендә 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында менталь тайпылышлары булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү, урта һөнәри белем алу мөмкинлеге һәм киләчәктә аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәреләчәк.
2025 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад мәсьәләләре һәм эшмәкәрлек буенча эшче төркем комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Төп темалар кече һәм урта бизнесны салым законнарындагы үзгәрешләргә җайлаштыру, 2025 елдагы эшкә йомгак ясау, Алабугада кече шәһәрләр Бизнес-форумына әзерлек булды.
Инвалидлар декадасы кысаларында ТР Иҗтимагый палатасында «Турыдан-туры сора» дип аталган гражданнарны уртак кабул итү булды.
2 декабрьдә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен «Ел казанышы» IX Республика премиясенең көндезге этабы тәмамланды. Йомгаклау көне иң эмоциональ һәм җаваплы сынауларны — «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә проектларны яклауны һәм «Гран-при» өчен финал ярышын берләштерде.