2025 елның 8 декабрендә 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында менталь тайпылышлары булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү, урта һөнәри белем алу мөмкинлеге һәм киләчәктә аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәреләчәк. «Кайнар линия»дә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Э.Ф. Гобәйдуллин, «ТИСБИ» Идарә университетының инклюзив белем бирү институты директоры Е.В.Мелина катнашачак.
Гражданнардан мөрәҗәгатьләр 8 декабрьдә 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны аша, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2025 елның 7 декабренә кадәр 23:59 сәгатькәчә кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.