9 декабрьдә «Презентация һәм Нейрочелтәрләр: уңышка ирешү өчен инструментлар» циклыннан очрашу

2025 елның 5 декабре, җомга

Ни рәвешле заманнан калышмаска? Заманча коралларны ничек кулланырга? Үз эшеңне ничек җиңеләйтергә? Үзеңне, проектыңны, оешмаңны ничек шәп итеп тәкъдим итәргә? Нинди инструментлар һәм алымнар яхшы презентация ясарга мөмкинлек бирә? Күпләрне шушы сораулар кызыксындыра.

Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге «Проектның сыйфатлы презентациясен ничек булдырырга» һәм «Нейрочелтәрләр игелеклелеккә хезмәттә» дигән иң кирәкле ике юнәлешне берләштерде һәм һәркем кушылырга өлгерсен өчен өч бертөрле семинардан торган циклны эшләтеп җибәрде. Беренче очрашу узган атнада «Игелекле Казан» коворкингында үткәрелде, ә икенче очрашу бик тиздән булачак. Тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләргә өйрәнергә теләүчеләрнең барысын да көтеп калабыз.

Кайчан: 2025 елның 9 декабрендә 10:00 сәгатьтә

Кайда: Казан шәһәре, Батурин ур., 7A йорт, 137 нче зал (Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы)

Кем өчен: коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, волонтерлар, активистлар, шулай ук технологияләр һәм социаль үзгәрешләр белән кызыксынучылар.

Очрашуда сез түбәндәгеләрне белерсез:

1 нче семинар: Ышандырырлык презентация сәнгате

  • Проектның асылын җиткерү һәм игътибарны җәлеп итү өчен презентацияне ничек структуралаштырырга.
  • Тиз һәм нәтиҗәле эш өчен нинди инструментлар һәм сервислардан файдаланырга.
  • Еш очраган хаталарны тикшерү һәм эшләп бетерү буенча киңәшләр (коммерцияле булмаган оешмалар практикасыннан мисалларда).

2 нче семинар: Нейрочелтәрләр – сезнең яңа ярдәмчегез

  • Яcалма интеллект ничек итеп ялыктыргыч процессларны тизләтә: идеяләр һәм текстлар генерациясеннән алып визуал ясауга кадәр.
  • Нейрочелтәр белән диалог сәнгате: нәтиҗәле промтлар (сораулар) төзү серләре.
  • Коммерцияле булмаган оешмалар практикасыннан нейрочелтәрләр белән эшләү мисаллары.

Ни өчен бу аеруча актуаль? Сыйфатлы презентация –партнерларны, волонтерларны җәлеп итү инструменты, шул исәптән грантларга гаризаларны бәяләү критерийларының берсе. Ә нейрочелтәрләр сезгә тизрәк һәм профессиональрәк эшләргә ярдәм итәчәк.

Спикер: Оксана Миңнуллина, «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының мәгълүмати эш буенча белгече (Казан агломерациясенең социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге), «Чаралар турында чаралар» проекты дизайнеры.

Теркәлү сылтама буенча

Чарага теркәлү мәҗбүри!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International