Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумы кысаларында бүген «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган «Сәясәттә хатын-кыз роле» сессиясе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Женский взгляд» («Хатын-кыз карашы») трегы спикерлары - Халыкара хатын-кызлар оешмалары вәкилләре белән очрашты.
17-19 май көннәрендә Казанда «Милли үзенчәлек һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.
Бүген, Җиңү көне алдыннан, милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан Халыклары ассамблеясы, республиканың күпмилләтле яшьләре вәкилләре Казанның Җиңү мемориаль паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
4 майда Казан шәһәренең Нокса паркында шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Казанлылар тырышлыгы белән 300 каен үсентесе утыртылды. «Хәтер бакчасы» акциясе зур патриотик әһәмияткә ия. Бу акция сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган батыр сугышчыларны искә алу чарасы.
4 майда Кремль яр буенда «Җиңү вальсы» акциясе узды, анда 200 дән артык пар югары сыйныф укучылары катнашты. Быел ул яңа локациядә узды, шулай ук яңа «Зәңгәр яулык» җыры сайланды.
Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавы.
VII Ачык Республикакүләм «Чиксез талантлар фестивале» яшьләр фестивале старт алды (инвалид һәм инвалид булмаган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен инклюзив проект).