«Сәясәттә хатын-кыз роле» сессиясе «Женский взгляд» («Хатын-кыз карашы») трегы кырында узды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумы кысаларында бүген «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган «Сәясәттә хатын-кыз роле» сессиясе узды. Сессиянең модераторы булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-шәфкатьлелек» хатын – кызлар-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Россия Кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева чыгыш ясады.

Сессияне ачып, Алсу Нәбиева ел саен бизнеста, идарәдә һәм дәүләт хезмәтендә хатын-кызлар саны артуын билгеләп үтте. «Хатын - кызның сәясәттәге роле мөһим компонент булып тора, һәм хәзерге шартларда моны бәяләми калу мөмкин түгел», - диде Алсу Нәбиева. - Әлеге сессияне оештыру һәм үткәрү актуальлеге югары булды. Ел саен төрле партия проектларында, иҗтимагый оешмаларда катнашкан хатын-кызлар саны арта бара, шуңа күрә без әлеге мәсьәләләрне бергәләп тикшерергә, аралашу барышында уңышлы практикалар белән уртаклашырга теләдек».

Сессия кысаларында төрле илләрнең хатын-кызларының үз илендә дә, халыкара мәйданчыкларда да сәяси эшчәнлектә катнашу тәҗрибәсе белән алмашу булды, шулай ук үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм куелган максатларга ирешкәндә очратырга туры килгән кыенлыклар белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

«Бүгенге көндә Россия җитәкчеләренең 40 проценты хатын - кызлар, алар күренекле нәтиҗәләргә ирешәләр, илебездә милли максатларга ирешүгә зур өлеш кертәләр, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә дөньядагы иң эре проектларны алып баручылар булып торалар, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклауда төп роль уйныйлар», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова.

Сессия эшендә БРИКС илләренең Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд (Һиндстан), Африка хатын-кызлары ассоциациясе президенты Афанлум Мейанга Эпсе Ноа Нга Мари Анжеле (Камерун), Азия мэрлары форумының хатын-кызлар комитеты координаторы Ладан хагиги Ранджбар (Иран), Төркия Республикасының Гаилә эшләре һәм социаль хезмәтләр министры урынбасары Леман Йенигюн, Әзербайҗан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабина Алиева (Әзербайҗан), Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе, Беларусь Республикасы советы әгъзасы Наталья Якубицкая, Марокко Вәкилләр палатасы депутаты Ясмин Ламрауар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International