Тимур Кадыйров Россия Федерациясе Президенты Хакимиятенең җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашуда катнашты

2024 елның 17 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Республика Халыклар дуслыгы йортында узган очрашуда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук ТР Халыклар ассамблеясының республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, туган телләрен саклау һәм үстерү буенча эш юнәлешләре турында фикер алыштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров катнашты.

Магомедсалам Магомедов Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милли-мәдәни берләшмәләр эше, 25 бүлегендә балалар һәм барлык теләүчеләр туган телләрен өйрәнә ала торган Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, Республика милли хәрәкәте лидерлары белән аралашты.

Хәзерге вакытта Ассамблея составына 39 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 265 милли-мәдәни оешма керә. Татарстанда соңгы елларда җирле милли-мәдәни оешмалар, шулай ук Халыклар дуслыгы йортлары челтәре шактый киңәйде. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 9 Халыклар дуслыгы йорты һәм 4 Халыклар дуслыгы үзәге уңышлы эшли, алар Татарстан халыклары Ассамблеясының ресурс үзәкләре, Ассамблеяның 2 филиалы һәм 38 вәкиллеге булып тора.

«Татарстан – дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру планында илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе, – дип ассызыклады Магомедсалам Магомедов журналистлар белән аралашканда, – монда төрле милләт һәм дин кешеләренең үзләрен ирекле, бердәм халык итеп хис итүләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу республика җитәкчелегенең зур казанышы. Аның нигезендә төрле халыкларның бер җирдә бергә яшәүнең күптәнге традицияләре ята».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International