ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Асия Тимирясова һәм Артем Кузнецов «Кем булырга? Бала өчен сайлау хокукы» дигән темага «Ата-аналар җыелышы» онлайн-проектында катнаштылар. Чараны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.
Атна саен «АТАЛАР БЕРЛЕГЕ» төбәк иҗтимагый оешмасы үз компетенциясе кысаларында гражданнарны кабул итә. Бу практика озак вакыт дәвамында үткәрелә һәм республика аталар берлеге эшендә сизелерлек нәтиҗәләр китерә.
29 июнь көнне кунакчыл Сарман районында зур районара бәйрәм узды. Кама аръягы зонасының 13 муниципаль районыннан килгән гаиләләр Татарстан гаиләләре зона фестивалендә катнаштылар.
2022 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы советы һәм Питрәч ветераннар (пенсионерлар) советының «Яшьләрдә патриотизм формалаштыру нигезе буларак Питрәч муниципаль районында уздырыла торган рухи-әхлакый һәм хезмәт тәрбиясе» дигән темага күчмә Пленумы булып узды.
2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы»н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» булачак.
Алабуга комсомолы ветераннары Спас соборы территориясен төзекләндерү өмәсендә катнаштылар.
Акция инициативасы Алабуга шәһәренең яшьләр оешмаларыннан тәкъдим ителде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең инвестицион җәлеп итә торган, динамик үсештәге регионы булып тора. Бу бурычларны уңышлы хәл итүгә икътисадый һәм социаль өлкәләрдә Россия Федерациясенең милли янаулар исәбенә керә торган коррупция күренешләре комачаулый.
Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы 2022 елның 24-25 августында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.
Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартлары булдыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясенең уңай тәҗрибәсен тарату максатыннан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә түләүсез нигездә «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2022» ХIV Республика конкурсы үткәрелә.