ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Мостаев ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен семинарында катнашты

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең инвестицион җәлеп итә торган, динамик үсештәге регионы булып тора. Бу бурычларны уңышлы хәл итүгә икътисадый һәм социаль өлкәләрдә Россия Федерациясенең милли янаулар исәбенә керә торган коррупция күренешләре комачаулый.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Артур Мостаев җәмәгать ярдәмчеләре өчен «Коррупциягә каршы тору һәм коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту» темасына семинар-киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре өчен муниципаль объектларны капиталь төзү һәм ремонтлау өлкәсендә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру буенча Методик тәкъдимнәр әзерләнде, алар турында ТР Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Артур Ратнерович сөйләде.

Чыгыштан соң ярдәмчеләрнең эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды, аерым коллегаларга йөкләмәләр бирелде.

Киләсе очрашу 2022 елның 21 июленә пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International