ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Асия Тимирясова һәм Артем Кузнецов «Ата-аналар җыелышы» онлайн-проектында катнаштылар

2022 елның 1 июле, җомга

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Асия Тимирясова һәм Артем Кузнецов «Кем булырга? Бала өчен сайлау хокукы» дигән темага «Ата-аналар җыелышы» онлайн-проектында катнаштылар. Чараны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кайбер чит илләрдә мәктәп тәмамлаучыларга югары уку йортларына керү алдыннан пауза бирү тәҗрибәсен кулланулары турында сөйләде. «Ата-аналар җыелышы» проектының турыдан-туры эфирында ул Татарстан өчен мондый ялның ни дәрәҗәдә характерлы булуы белән кызыксынды.

- Әгәр балага бу файдага гына барганын күрсәң, ни өчен юк, - ди «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Артем Кузнецов, мәктәпне тәмамлаганнан соң, балага бер ел буш вакыт бирү мөмкинлеге турында. - Бу ел эчендә ул үзен эзләсен,кайдадыр эшләп карасын. Бу-нормаль күренеш.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы Софья Тонконог моңа җавап итеп: «Әгәр бала пауза алырга карар иткән икән, бу вакытның юкка үтмәве мөһим»,-дип билгеләп үтте.

- Ихтыяҗ зур булган һәм кызыклы һөнәрне бушлай үзләштерү мөмкинлеге бар, бу һөнәр балага алга таба да ярдәм итәчәк, кулларында булачак, - дип сөйләде ул. - әлеге һөнәрне һәркем белә ала. - «Труд всем» порталы бар - ул «Работа в России» дип атала торган бердәм цифрлы платформа. Бу платформада мәктәпне тәмамлаган һәр бала бушлай гариза бирә һәм үзе өчен кызыклы һөнәр сайлый ала.

Язманы ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы төркемендә карарга мөмкин: https://vk.com/public174961040?w=wall-174961040_2898

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International