«Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2022» ХIV Республика конкурсы

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартлары булдыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясенең уңай тәҗрибәсен тарату максатыннан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә түләүсез нигездә «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2022» ХIV Республика конкурсы үткәрелә.

«РФ Хөкүмәтенең 2021 елның  24 декабреннән  2464 нче номерлы карары кысаларында, шәхси саклану чараларын куллану буенча укуларны оештыру һәм үткәрү» 2022 елгы конкурсның беренче этабы «Казань-Восток-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте катнашында үткәреләчәк. Катнашучылар производствода хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен шәхси саклану чараларын куллануны белү буенча көч сынашачак. Конкурсның беренче этабын үткәрү датасы: 2022 елның 12,13,14 июле. Әлеге конкурста катнашу өчен гаризаны 2022 елның 10 июленә кадәр maot.kazan@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. (Гариза формасы 2 нче номерлы кушымта, конкурс турында Нигезләмә 3 нче номерлы кушымта). Катнашучыларны бүләкләү датасы турында мәгълүмат 2022 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча хәбәр ителәчәк.

Конкурсның икенче этабы интернет-технологияләр кулланып түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) оешмада хезмәтне саклау белән идарә итү системасы турында иң яхшы нигезләмәгә конкурс;

2) һөнәри кискен карарлар белән идарә итү турында иң яхшы нигезләмәгә конкурс;

3) хезмәтне саклау өлкәсендә оешмада рус телендә төшерелгән иң яхшы видеоролик һәм куркынычсызлык өлкәсендә теләсә нинди башка интернет-технологияләр конкурсы;

4) хезмәтне саклау өлкәсендә куркынычсызлык өлкәсендә оешмада татар телендә төшерелгән иң яхшы видеоролик һәм башка төрле интернет-технологияләр конкурсы;

5) инвалидлар өчен хезмәт шартлары булдыру конкурсы;

6) 2022 елны республикада цифрлаштыру елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә хезмәтне саклау буенча кызыклы материаллар;

7) 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан дин тотучылар өчен хезмәт шартлары булдыру (РФ Президентының 28.04.20021 ел, №102-рп күрсәтмәсе).

8) Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә хезмәт куркынычсызлыгы белән бәйле тарихи материаллар (фаҗигале очракларны да кертеп).(Гариза формасы  1 нче номерлы кушымта)

Әлеге конкурсларда катнашу 2022 елның 1 ноябренә кадәр конкурс номерын күрсәтеп, материалларны maot.kazan@mail.ru электрон адресына җибәрү юлы белән башкарыла.

Гариза формасы, конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе maot16.ru сайтында урнаштырылган. Тулырак мәгълүматны 8(843) 519-62-47, 520-79-63 телефоннары аша белергә мөмкин.

Нәтиҗәләр ясау датасы өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International