ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Шакирҗанов ТР Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы советы Пленумында катнашты

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы советы һәм Питрәч ветераннар (пенсионерлар) советының «Яшьләрдә патриотизм формалаштыру нигезе буларак Питрәч муниципаль районында уздырыла торган рухи-әхлакый һәм хезмәт тәрбиясе» дигән темага күчмә Пленумы булып узды. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең ветеран оешмалары җитәкчеләре катнашында Питрәч муниципаль районы администрациясе белән берлектә оештырылды.

Чара барышында Альвидино авылында Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов музеена бару оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International