2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы»н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» булачак.
Беренче тапкыр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре гражданнар сорауларына узып баручы елның 27 маенда җавап бирделәр һәм чара республика халкының әлеге программа белән кызыксынуларын күрсәтте. Шалтыратулар һәм мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килеп иреште. Бакчачылык һәм дача коммерцияле булмаган ширкәтләрендә газлаштыру буенча аңлатмалар бирелде, теге яки бу территорияләрне газлаштыру программасына кертү буенча халыктан мөрәҗәгатьләр кабул ителде, шулай ук күп балалы гаиләләрдән һәм инвалидлардан догазификация программасы буенча ташламалар бирү шартлары буенча мөрәҗәгатьләргә җаваплар бирелде.
Республика халкының мөһим программада катнашуы активлыгын арттыру, дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләрне куллану максатыннан һәм татарстанлылардан килеп ирешкән сорауларны исәпкә алып, киләсе «Кайнар линия» 2022 елның 5 августында булачак.
Гражданнарның сорауларына җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Кайнар линия» телефоны буенча 2022 елның 1 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин булачак.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша да 1 июль сәгать 10га кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm