16 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортындагы балаларны маҗара дөньясына чумдырды. Ул Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына барон Мюнхгаузен белән онытылмас очрашу бүләк итте.
11 июльдә «Җиңү өчен! Казанга» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы штабына РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова килде. Очрашу бик җылы һәм әһәмиятле булды: бер өстәл артында безне яклаучыларга ярдәм итүгә көн саен өлеш кертүчеләр җыелды.
2025 елның 11 июлендә «Социаль авыруларны профилактикалауда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның роле» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Чараны Новороссийск Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Халыкны гигиеник өйрәтү үзәге» (ТР) автоном коммерцияле булмаган оешма әзерләде.
Казанда 12 ел дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы Гаилә йорты проекты гамәлгә ашырыла, анда балалары онкология, реанимация, тернәкләндерү бүлекләрендә озак вакыт дәваланучы гаиләләр бушлай яши. 10 июльдә «Дом вдали от дома» («Йорттан ерактагы йорт») үзенең туган көнен билгеләп үтте – тугры дуслар, балалар һәм әти-әниләрдән торган җылы даирәдә.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов җитәкләгән «ТР күпбалалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасының «Күбрәк бала табып шәп яшәргә. Икенчесе артыннан барабыз!» проекты «Киләчәк – ул без» Бөтенроссия иң яхшы социаль практикалар конкурсында Татарстаннан бердәнбер җиңүче булды.
«Татарстан Республикасының шикәр диабеты булган кешеләр берләшмәсе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Шикәр нормада» диабетны компенсацияләү буенча онлайн-мәктәп» проектын гамәлгә ашыра (https://vk.com/shkola.diabeta).
Җаваплы ата булуга һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә ярдәм йөзеннән РФ Иҗтимагый палатасында Аталар берлегендә торучы Россия гаиләләре башлыкларының казанышлары өчен «Отцовское признание — 2025» илкүләм премиясен тапшыру тантанасы узды.
2025 елның июнендә триатлон буенча республика җыелма командасы әгъзалары булган тулысынча сукыр спортчы кызлардан торган өч экипажы Татарстаннан беренче тапкыр триатлон буенча Россия чемпионатында СЛ-триатлон дисциплинасында катнашты.
Татарстан Республикасының иҗтимагый ярдәм штабында «Иҗтимагый инициативалар һәм социаль өлкәдә коммерцияле булмаган оешмаларның роле» темасына вебинар узды.
Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 5 нче номерлы төзәтү колониясендә «Реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма вәкилләре хөкем ителгәннәр белән социаль эш һәм пробация буенча хезмәттәшлек кысаларында, аларның хезмәтен һәм көнкүрешен оештыруга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатыннан очрашу үтте.