«Татарстан Республикасының шикәр диабеты булган кешеләр берләшмәсе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Шикәр нормада» диабетны компенсацияләү буенча онлайн-мәктәп» проектын гамәлгә ашыра (https://vk.com/shkola.diabeta), анда балалар һәм өлкәннәр өчен 1 һәм 2 типтагы шикәр диабетын компенсацияләү, аның белән яшәү турында барлык кирәкле белемнәрне алырга, шулай ук юридик мәсьәләләрне, туклану кагыйдәләрен ачыкларга мөмкин.
Әлеге проект җәмәгать сәламәтлеген ныгыту өлкәсендәге 100 уңышлы тәҗрибә исемлегенә кертелде, проект «Цифрлы инструментлар кулланып персональләштерелгән сәламәтлекне саклау технологияләре» номинациясендә билгеләп үтелде.
Шулай ук онлайн-мәктәп «Открытые НКО» оештырган «НКО двигают науку» конкурсының ТОП-3легенә керде, анда табибларны, галимнәрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерүче проектларны бәяләделәр.