Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 5 нче номерлы төзәтү колониясендә «Реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма вәкилләре хөкем ителгәннәр белән социаль эш һәм пробация буенча хезмәттәшлек кысаларында, аларның хезмәтен һәм көнкүрешен оештыруга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатыннан очрашу үтте.
Эшлекле очрашу барышында «Реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма белгечләре үзләре башкарган хәйрия эшчәнлекләре, тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Аларның максаты – әлеге категориягә кергән гражданнарны гадәти тормышка кайтару.
Чара вакытында хөкем ителүчеләрне шәхси сораулары буенча кабул иттеләр, аларны юрист Ренат Мингалиев, психолог Валентина Дулатова һәм ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, финанс белеме буенча белгеч Фәнис Хөсәенов тыңлады.