Җаваплы ата булуга һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә ярдәм йөзеннән РФ Иҗтимагый палатасында Аталар берлегендә торучы Россия гаиләләре башлыкларының казанышлары өчен «Отцовское признание — 2025» илкүләм премиясен тапшыру тантанасы узды.
Премиянең 12 номинациясе җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле һөнәр ияләренең казанышларын билгеләп үтү өчен эшләнгән. Бүләкләргә атаклы әтиләр — мәдәният, мәгариф, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт һәм муниципаль идарә эшлеклеләре лаек булды. Җиңүчеләр РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары, федераль структуралар һәм эксперт берләшмәләре вәкилләреннән дипломнар һәм истәлекле билгеләр кабул итте.
«Бизнес яхшылык өчен» номинациясендә Татарстан Республикасыннан Тимур Мөхәммәтшин җиңүче булды.
Гадел Заһретдинов, Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе: «Тимурны чын күңелдән аның тырышлыкларын, олы эшкә керткән өлешен тану белән котлыйбыз! Сезнең үрнәк илһамландыра, бизнесның файдага эшли алуын һәм эшләргә тиешлеген күрсәтә! Татарстанда һәм Россиядә мондый лидерларның булуы белән горурланабыз!»