Татарстан Республикасының иҗтимагый ярдәм штабында «Иҗтимагый инициативалар һәм социаль өлкәдә коммерцияле булмаган оешмаларның роле» темасына вебинар узды.
Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерциягә карамаган секторны үстерү комиссиясе рәисе һәм «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге башкарма директоры Светлана Салмина катнашты. Чараның модераторы булып Казан агломерациясенең социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәгенең әйдәп баручы белгече Антон Дыганов чыгыш ясады.
Катнашучылар Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге кысаларында гражданлык һәм иҗтимагый инициативаларны үстерү ситуациясе турында фикер алыштылар, дәүләт ярдәменең мөһим мәсьәләсен күтәрделәр, коммерцияле булмаган сектор вәкилләренең компетенцияләрен үстерү программалары тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Игътибарны аеруча проект эшен үстерү мәсьәләләренә һәм социаль проектларга, коммерцияле булмаган оешмаларга да, яшьләргә дә грант ярдәме мөмкинлекләренә юнәлттеләр.