2025 елның июнендә триатлон буенча республика җыелма командасы әгъзалары булган тулысынча сукыр спортчы кызлардан торган өч экипажы Татарстаннан беренче тапкыр триатлон буенча Россия чемпионатында СЛ-триатлон дисциплинасында катнашты. Veliktime инклюзив спорт клубы вәкилләре үз-үзләренә үтә кыю максат куеп, хәтта дөм сукырлык та спортта югары дәрәҗәләргә ирешү өчен киртә түгеллеген исбатладылар.
Команда составына өч хатын-кыз экипажы кергән:
– Ләйсән Гәрәева һәм аның пилоты Наталия Кузьмина
– Диләрә Җәләлиева пилоты Флера Җәләлиева белән
– Мария Мамаева Ксения Скворцова белән берлектә
Төмәндә узган ярышлар кызлар өчен чын сынау булды. Аларга иң катлаулы өч этапны үтәргә туры килде:
– Ачык суда 750 метрга йөзү
– Тандем велосипедларында 20 чакрымга велосипедта узышу
– 5 чакрым озынлыктагы йөгерү дистанциясе
Велоэтап аеруча катлаулы иде, коеп яуган яңгыр астында текә ярдан төшүләр һәм күтәрелүләр, мондый чакта экипажның бердәм булуына тизлек кенә түгел, спортчы кызларның куркынычсызлыгы да бәйле иде.
Барлык өч пар да искиткеч шәп нәтиҗә күрсәтте – бер штраф та, дистанциядән төшү дә булмады, барлык катнашучылар да финишка уңышлы барып җиттеләр.
Тумыштан күрмәгән кызлар өчен триатлондагы һәр гамәл гаять зур концентрация һәм пилотка тулысынча ышану таләп итүен исәпкә алсак, бу казаныш аеруча кыйммәтле икәнен аңларга була. Аларның Россия чемпионатында чыгышы – спорт нәтиҗәсе генә түгел, ә кеше рухының чиксез мөмкинлекләрен күрсәтү.
Триатлон героиняларын котлыйбыз!