16 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортындагы балаларны маҗара дөньясына чумдырды. Ул Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына барон Мюнхгаузен белән онытылмас очрашу бүләк итте.
Юрий Камалтынов уку өчен «Барон Мюнхгаузен маҗаралары»н үзе сайлаган, чөнки бу китап балачакта аның иң яраткан китапларыннан берсе булган. «Мин аны балачакта укыдым һәм Мюнхгаузен белән диафильмнар караганымны хәтерлим. Без бүген дә диафильмга охшаган нәрсә булдырырга тырыштык», – дип уртаклашты парламентарий. Яшь тыңлаучылар белән бергә ул барон маҗаралары турындагы мавыктыргыч вакыйгаларга чумды, «Барон Мюнхгаузенның гаҗәеп ауы», «Ат өстәлдә», «Ат түбәдә», «Мин кабанны ничек тоттым» һәм «Гадәти булмаган болан» өзекләрен укыды. Балалар кызыксынып сораулар бирделәр, мәсәлән: «Боланның мөгезендә чия ничек үскән?».
Юрий Камалтынов балаларга әкиятнең төп герое, Барон Мюнхгаузенның, чын кешедән күчереп алып гәүдәләндерелүе хакында сөйләде. Китапның нигезенә Барон Карл-Фридрих-Иероним фон Мюнхгаузенның чынлыкта булган кыйссалары яткан, язучы Рудольф Эрих Распе аларны бераз гына бизәп җибәргән. «Мюнхгаузен турындагы кыйссалар уйдырма булуга карамастан, мөһим тормыш сабакларын җиткерә: хыяллана белү, катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын табу, тормышка юмор белән карау һәм үзең булудан курыкмау», – дип билгеләп үтте парламентарий.
Очрашу ахырында Юрий Камалтынов изге теләкләрен Йортның бәяләмәләр китабына язып калдырды.
«Әкият терапиясе» проекты Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына психологик ярдәм күрсәтүгә һәм аларның тизрәк савыгуына уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе инициативасы белән булдырылды. Һәр әсәр тәҗрибәле психологлар тарафыннан җентекләп сайлап алына һәм җайлаштырыла. Ай саен дәресләр озак дәвалану вакытында балалар гаиләләре белән бергә яши торган Гаилә йортында үткәрелә. Проект 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм республиканың танылган кешеләре тарафыннан хуплана, алар ай саен балаларга төрле темаларга әкиятләр укыйлар.