19 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашкан полковник Шахназаров Александр Рубеновичка 95 яшь тулды.
«Добрая Казань» коммерцияле булмаган автоном оешмасында менталь инвалидлыклары булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кофе кайнатуның альтернатив ысулларына өйрәтү циклы башланды.
Көзге мәктәп каникулларыннан соң «Рус теле дәресләре» проектында дәресләр башланды (проект Президент грантлары фонды ярдәмендә Казан шәһәре мәгариф үзәге тарафннан гамәлгә ашырыла).
Түбән Камада «Этник мирас – милли үзенчәлекнең нигезе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Бу очрашу рухи-әхлакый тәрбия республика форумына әзерлек кысаларында чаралар циклының дәвамы булды.
2022 елның 17 ноябрендә ветераннар комитетында рәссам Илюшкина Полина Валерьевнаның «Прекрасный мир вокруг» шәхси күргәзмәсе ачылды.
«Игелекле гамәлләр көне» фонды яшь тамашачылар театры белән берлектә «Чикләрсез театр» проектын гамәлгә ашыра. Бу спектакльләрне сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалидлар өчен дә уңайлы итә.
Казан хосписында төп Яңа ел тылсымчысы туган көнне Кыш Бабай фабрикасы эшли башлады. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге Фондта хәбәр иттеләр. Фонд хезмәткәрләре Казан халкын акциядә катнашырга чакыра.
20 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә «Ярдәм итү мөһим» хәйрия акциясе узды. Акцияне оештыручы «Барс» социаль инициативалар һәм ирекле эшчәнлекне үстерү үзәге йорт хайваннары өчен азык җыйган, һәм якын арада үзәкнең волонтерлары азыкларны йортсыз хайваннар өчен приютларга тапшырачак.
18 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ел саен уздырыла торган ирекле эшчәнлек форумы узды, ул югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары активистларын, гражданнарның инициатив төркемнәрен, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен берләштерде.