Татарстан практиклары - РФ Иҗтимагый палатасында

2023 елның 26 мае, җомга

2023 елның 26 маенда РФ Иҗтимагый палатасында инвалид балаларга һәм 18 яштән өлкән булган балачактан инвалидларга, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы практикаларының Бөтенроссия конкурсының финал чарасы узды.

Оештыручылар — РФ Иҗтимагый палатасының уңайлы мохит һәм инклюзив практикаларны үстерү буенча комиссиясе, Бөтенроссия инвалид балаларның ата-аналары оешмасы, РФ Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Совет.

Модераторлар — РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, РФ Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча совет әгъзасы Диана Гурцкая, Бөтенроссия инвалид балаларның ата-аналары оешмасы рәисе Елена Клочко.

Чараның  трансляциясе Иҗтимагый палата сайтында узды - https://oprf.ru/announcement/1587.  

«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иң яхшы төбәк практикасы» номинациясендә лауреат булып «Сила в детях» Хәйрия фонды танылды, ул «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекәре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәкәре челтәре» практикасын тәкъдим итте, аның җитәкчесе  — Адель Заһретдинов.

«Адаптив физик культура һәм спорт өлкәсендә коммерцияле булмаган оешманыңның иң яхшы төбәк практикасы» номинациясендә «Инклюзив спорт шимбәсе» практикасы лауреат булды, аны Россия махсус олимпиадасының Татарстан республика төбәк бүлеге тәкъдим итте, җитәкчесе – Лариса Парфенова.

Коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы РФ Иҗтимагый палатасында узды, лауреатлар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International