Һәр минутны кадерләү мөһим

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Гомернең һәр минутын игелекле һәм файдалы эшләр башкарып, бөек хәзинә буларак бәяләргә кирәк. Мондый нәтиҗәне балалар һәм аларның ата-аналары – Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы «Гаилә Бергә» гаилә йортында яшәүчеләр Евгений Шварцның «Югалган вакыт турында әкият» хикәясен укыганнан соң ясаган.

Гыйбрәтле әкиятне Казан Идел буе районы прокуроры, күп балалы әти Артур Шәрипов укыды. Ул балачакта укырга бик үк яратмаганын, хәзер исә һөнәренә бәйле әдәбиятны күбрәк укырга мәҗбүр булуын әйтеп үтте, ләкин китап уку өчен ничек тә вакыт бүләргә тырышуын белдерде. Артур Шәрипов проектта катнашырга һәм балалар белән бергә гаилә кунакханәсендә җылы атмосферада әсәрләр укырга бик теләгән иде.

Балалар игътибар белән вакытларын бушка әрәм итүче өченче сыйныф укучыларының маҗаралары турында тыңладылар, ә укудан соң фикер алыштылар. Артур Шәрипов белән әңгәмә тиз арада төрле темаларга уралып, дустанә әңгәмәгә әверелде. Балаларның ата-аналары кунакка кызыксындырган сорауларын, шул исәптән шәхси сорауларын бирделәр.

Дәрес зур өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

«Әкият терапиясе» – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаеваның проекты, ул Казанда Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына психологик ярдәм күрсәтүгә, аларны савыктыру өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International