Яр Чаллы шәһәренең 50нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Заляева Гүзәл Шамил кызы белән бергә 95 яшьлек Зоя Маркеловна Петровага бардылар.
Чаллыда «Дети-Нечкәбил-Балалар» балалар-яшьләр хәрәкәте лидеры Матросов Демид җыр башкарды, ә аның сыйныфташлары - Шәрәфетдинова Элина, Хазов Матвей һәм Багаутдинов Артур шигырьләр укыды. Балалар әбигә чәчәкләр, азык-төлек җыелмасы бүләк иттеләр. Балаларның игътибарыннан Зоя Маркеловнның күзләре яшьләнде.
Очрашуны «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Матросова Нелли Робертовна һәм Шәрәфетдинова Гүзәл Гомәр кызы оештырырга булышты.