М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты сәхнәсендә «Нур» татар балалар театр студиясенең «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектаклен күрсәттеләр

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

10 майда М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты сәхнәсендә «Кар королевасы: SNOW буыны» спектакле күрсәтелде.

«Кар патшабикәсе: SNOW буыны» — кино һәм театр синтезланган спектакль. Кино төшерү технологияләре һәм театр сәхнәсе чынбарлыгы ярдәмендә тамашачы чынбарлыкка күчерелә, анда уйлар һәм хисләр белән гаджетлар идарә итә, ә китап кибетләре һәм китапханәләр юкка чыга. Чынбарлыкны иҗади дусларның бишлеге коткарырга тиеш, алар арасында абыйлы- сеңелле музыкантлар Кай һәм Герда да бар.

Спектакль актуаль вакыт проблемасы —  балалар һәм яшүсмерләрнең телефонында утыруларына багышлана. Аның төп максаты — балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга һәм иҗатка җәлеп итү.

Спектакльне Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче номерлы казан мәктәп-интернаты һәм «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасыннан балалар һәм яшүсмерләр карады.

Спектакльдә актерлар булып 2012 елның гыйнварында ТР Театр эшлеклеләре берлеге инициативасы белән М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында ачылган «Нур» татар балалар театр студиясе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясый. Аның укучылары күп кенә иҗади проектларда һәм конкурсларда катнашырга өлгерә.

Студиянең сәнгать җитәкчесе-РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты— Наилә Гәрәева.

Режиссер — Казан театр училищесының режиссер-педагогы, актер, режиссер Марсель Мәхмүтов.

Инсценировка авторы, студия координаторы  —  халыкара кинофестивальләр лауреаты, кинорежиссер һәм сценарист Ләйлә Сәлахәтдинова.

Спектакльдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актерлары, ТРның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хәмәдинурова һәм Ришат Әхмәдуллин катнаша.

Проект 2022 елда «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә «Татнефть» хәйрия фондының «Игелеклелек энергиясе» программасы гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Күрсәтү ТР Иҗтимагый палатасының партнерлык ярдәме белән узды, ул шәһәрнең социаль учреждениеләре аудиториясен җәмгыять өчен актуаль булган гаджетка бәйлелекне профилактикалау темасына спектакльгә җәлеп итүдә ярдәм күрсәтә. Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International