Казан Вертолет заводы Казан укучылары өчен үз ишекләрен ачты

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләрне һөнәри юнәлеш бирү ысулы буларак мәктәп сәнәгать туризмын үстерү» проекты кысаларында Казан мәктәпләре укучылары өчен «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводына өч экскурсия булды. Экскурсияләр  «РАМПА» балалар һәм яшүсмерләр үсеше үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылды.

Завод тармакның иң эре предприятиеләренең берсе булып тора, ә Казанда җитештерелгән вертолетлар бөтен дөнья буенча 50 миллионнан артык очу сәгате очып узган.

Экскурсияләрдә 122 нче гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары, 83 нче лицей һәм 10 нчы мәктәп укучылары катнашты барлыгы 75тән артык кеше. Мәктәп укучылары Хезмәт даны музеенда предприятиенең бай тарихы белән таныштылар, шулай ук производствода булдылар, анда вертолетлар җыюның төп этаплары турында белделәр.

Производство буенча экскурсия кысаларында өлкән мастер Алексей Смирнов җитәкчелегендә укучылар соңгы җыю цехында булдылар. Анда укучылар үз күзләре белән предприятие чыгарган җиңел Ансатларны, легендар Ми-8/17, яңа Ми-38 вертолетларын күрделәр һәм шулай ук:

  • төрле модификацияле вертолетларның ничек төзелгәнлеге турында белделәр, транспорт, пассажир, коткару, десант, медицина һәм башкалар һәм хәтта фюзеляж ветолетларның эчен карый алдылар;
  • җиһазларны һәм приборларны монтажлаучы белгечләрнең эшен күзәттеләр;
  • әзер вертолетларның нинди булуын карадылар һәм аларның сынауларны ничек узуын белделәр.

Производство масштабы, һичшиксез, укучыларга бик тәэсир итте. Алар төрле сораулар бирделәр: вертолетларның конструктив үзенчәлекләренә кагылышлы сораулардан алып, заводта эшләү өчен кирәкле белем турындагы сорауларга кадәр.

Проектны  «РАМПА» балалар һәм яшүсмерләр үсеше үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР грантлары бирү конкурсы кысаларында алынган грант акчалары хисабына гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International