Яшел Үзәндә «Тормыш векторы» проекты тәмамланды, ул 2023 елның гыйнварыннан майга кадәр Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә гранты ярдәмендә үтте.
5 ай дәвамында яшүсмерләр белән психологлар һәм спорт тренерлары эшләде. 26 майда проектның соңгы этабы спорт бәйрәме «Сәламәтлек импульсы» узды.
Бәйрәмне Яшел Үзән районы шәһәр Советы депутаты, Яшел Үзән балалар иҗаты үзәге директоры Фесенко Ирина Владимировна ачты.
Бәйрәмдә Яшел Үзән шәһәре һәм район мәктәпләреннән 80нән артык бала катнашты. Һәр яшүсмерләр командасы 12 станцияне үтеп, «Син үзәктә» квестында катнашты. Балалар дүрт юллык шигырьләр уйлап таптылар, детектив тарихларны чиштеләр, кеше хокуклары һәм бурычлары буенча сорауларга җавап бирделәр, «Мега-лжи», «Что упало, то пропало» кебек спорт һәм команда уеннарында ярыштылар, «Футбол в слепую», «Дженго», «Водонос», «Волшебный клубок» кебек спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча викториналар, эстафеталарда катнаштылар һ. б.
Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да «Тормыш векторы» проектыннан истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм призлар алды. Бәйрәмгә «Тормыш векторы» проектыннан гамәли юнәлешле семинарларда укыган педагоглар да килде.
«Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы Яшел Үзәннең «Тормыш векторы» командасына проектны уңышлы гамәлгә ашырганнары, һөнәри алымнары һәм яшүсмерләрне дә, педагогик составны да проект чараларына җәлеп иткәннәре өчен рәхмәт белдерә.