Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары хөкем ителгәннәрне ресоциализацияләү процессында актив катнашалар.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 19 нчы һәм 2 нче төзәтү колонияләрендә булды.
Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарасе белән берлектә Казан шәһәренең 1 нче төзәтү үзәгендә хөкем ителгән хатын-кызларны котлады.
ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 2 нче тикшерү изоляторында тикшерү вактында кулга алынучыларны һәм хөкем ителгәннәрне тоту шартларын тикшерде.
ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе республиканың психиатрия хастаханәләрендә пациентларны тоту шартларына зур игътибар бирә.
24 февральдә ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе һәм РФ җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Иҗтимагый советы әгъзалары: Татарстан Республикасы Иҗтимагый эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, ТРның атказанган тренеры Александр Даренков; ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, ТР Юридик клиникасы җитәкчесе Гөлия Балафендиева һәм «Ярдәм-Помощь» Иҗтимагый хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче Тикшерү изоляторында булган затларның хокукларын үтәүләрен тикшерделәр.
Тикшеренүчеләр һәм гаепләнүчеләр белән әңгәмәләр уздырдылар һәм аларны тоту шартларын тикшерделәр. Кисәтүләр булмады, хокук бозулар ачыкланмады.
19 гыйнварда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бинасында гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Сатдинов һәм ТР ИКК әгъзасы Гөлия Гомәр кызы уздырды, алар ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары.
11 гыйнварда Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.