Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе белән берлектә хөкем ителеп, җәза үтәүче хатын-кызларны котлады

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Татарстан Республикасы буенча Россия ФҖҮХИ катнашында Казан шәһәренең 1 нче төзәтү үзәгендә җәза үтәүче хатын-кызларны котлады.

Хатын-кызлар өчен бәйгеләр оештырылды: матурлык конкурсы, авторлык ризыклары әзерләү, вокал конкурслары һәм иҗат номерлары. Призлы урыннарны алучыларга һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Чара азагында чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International