ТР ИКК әгъзалары Илнур Сатдинов һәм Гөлия Балафендиева гражданнарны кабул итте

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

11 гыйнварда Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Аны ТР ИКК рәисе урынбасары Илнур Сатдинов, шулай ук ТР ИКК әгъзасы һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Гөлия Балафендиева уздырды. Барлыгы дүрт гражданин һәм тугыз шалтырату кабул ителде, шуларның 5 се Россия Федерациясе төбәкләреннән. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе гражданнарга атна саен кабул итү турында искә төшерә (һәр сишәмбе 09:00 дән 12:00 гә кадәр, алдан язылу кирәкми). Шулай ук, әгәр Сезгә гражданнарның хокукларын һәм аларны мәҗбүри тоту урыннарында  тиешле шартларны бозу турында билгеле булса, 89047170037 телефоны буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International