ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары 2 нче Тикшерү изоляторында урнашкан затларның хокукларын үтәүләрен тикшерделәр

2022 елның 26 феврале, шимбә

24 февральдә ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе һәм РФ җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Иҗтимагый советы әгъзалары: Татарстан Республикасы Иҗтимагый эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, ТРның атказанган тренеры Александр Даренков; ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, ТР Юридик клиникасы җитәкчесе Гөлия Балафендиева һәм «Ярдәм-Помощь» Иҗтимагый хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче Тикшерү изоляторында булган затларның хокукларын үтәүләрен тикшерделәр.

Тикшеренүчеләр һәм гаепләнүчеләр белән әңгәмәләр уздырдылар һәм аларны тоту шартларын тикшерделәр. Кисәтүләр булмады, хокук бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International