ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 2 нче тикшерү изоляторында тикшерү вактында кулга алынучыларны һәм хөкем ителгәннәрне тоту шартларын тикшерде.
2 март көнне Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына 10 нчы төзәтү колониясен тикшерергә китте.
ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Түбән Кама муниципаль районында урнашкан 4 нче төзәтү колониясендәге затларның хокуклары үтәлешен тикшерде.
24 февральдә ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе һәм РФ җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Иҗтимагый советы әгъзалары: Татарстан Республикасы Иҗтимагый эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, ТРның атказанган тренеры Александр Даренков; ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, ТР Юридик клиникасы җитәкчесе Гөлия Балафендиева һәм «Ярдәм-Помощь» Иҗтимагый хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче Тикшерү изоляторында булган затларның хокукларын үтәүләрен тикшерделәр.
Тикшеренүчеләр һәм гаепләнүчеләр белән әңгәмәләр уздырдылар һәм аларны тоту шартларын тикшерделәр. Кисәтүләр булмады, хокук бозулар ачыкланмады.