ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе тикшерү вакытында кулга алынучыларны һәм гаепләнүчеләрне тоту шартларын тикшерде

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 2 нче  тикшерү изоляторында тикшерү вактында кулга алынучыларны һәм хөкем ителгәннәрне тоту шартларын тикшерде.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе Иҗтимагый советы әгъзалары: Татарстан Республикасы Иҗтимагый эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, Татарстан Республикасы атказанган тренеры Александр Даренков һәм «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев учреждениедәге затлар белән әңгәмәләр үткәрделәр. Кеше хокукларын  бозу буенча шикаять булмаган.

Шулай ук хокук яклаучылар 3 нче төзәтү колониясендә дә булдылар. Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Евгений Гаврилкин һәм Гөлия Балафендиева 3 нче төзәтү колониясенең дисциплинар комиссиясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International