Гражданнарны ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары тарафыннан шәхси мәсьәләләр буенча кабул итү

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

19 гыйнварда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бинасында гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Сатдинов һәм ТР ИКК әгъзасы Гөлия Балафендиева уздырды, алар ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары.

Барлыгы 6 кеше мөрәҗәгать итте, аларны мәҗбүри тоту урыннарындагы туганнарына һәм якыннарына кагылышлы сораулар кызыксындырды. Барлык сораулар да контрольгә алынды һәм аларның кайберләре буенча дәлилләрне тикшерү максаты белән МТУна чыгулар башкарылачак.

Иҗтимагый күзәтү комиссиясе гражданнарга атна саен кабул итү турында искә төшерә (һәр сишәмбе 09:00 дән 12:00 гә кадәр, алдан язылу кирәкми) тел. 89047170037.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International