19 майда «Иннополис» лицеенда 100 дән артык укучы балалар травматизмын профилактикалау, сәламәтлекне саклау һәм начар гадәтләрнең нәтиҗәләре турында актуаль белем алды. Укучылар шулай ук медицина өлкәсендәге хезмәт турында белделәр һәм белгечләргә сораулар бирә алдылар.
2026 елның 29 апрелендә Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Иннополис» лицее мәйданчыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган «ИнноХаб: үзгәртә торган мәгариф» республика форумы үткәрелде. Чарага республиканың 40тан артык муниципаль берәмлегеннән 200дән артык педагог җыелды.
13 февральдә ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиясенең беренче утырышы булды, анда агымдагы елга эш планы турында фикер алыштылар.