2026 елның 29 апрелендә Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Иннополис» лицее мәйданчыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган «ИнноХаб: үзгәртә торган мәгариф» республика форумы үткәрелде. Чарага республиканың 40 тан артык муниципаль берәмлегеннән 200 дән артык педагог җыелды.
Форумда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин, Иннополис шәһәре мэры Илдар Хөҗҗәтов, Татарстан Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе урынбасары Руслан Нуриев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов, шулай ук IT-компанияләр һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Модератор сыйфатында «Иннополис лицее» ДАМУ директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Арман Костанян чыгыш ясады.
Катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев бүгенге көндә информатиканың аерым предмет түгел, ә үтәли компетенция, уку һәм язу белән беррәттән база күнекмәсе булуын билгеләп үтте. Әмма, дип ассызыклады ул, цифрлаштыруның төп тозагы башкада: әгәр балага цифрлы күнекмәләр генә биреп, аңа дөньяга караш фильтры бирмәсәң, ул фейклар, манипуляцияләр һәм деструктив контент сазлыгына бату куркынычы белән очрашырга мөмкин.
«Без балаларны интернеттан изоляцияли алмыйбыз. Әмма тел, әдәбият, тарих, этика бала экранга карый торган линзалар булсын өчен тырышлык куя алабыз. Цифрлы суверенитет блокировкалардан түгел, ә баштан, аңнан башлана. Хәтта социаль челтәрдә утырганда да, баланың хакыйкатьне ялганнан, яхшылыкны яманлыктан аера белүеннән тора», – дип ассызыклады Александр Терентьев.
Форумның төп бурычы – мәктәпне, бизнесны, фәнне һәм иҗтимагый институтларны берләштерүче заманча мәгариф экосистемасын ничек төзергә икәнен күрсәтү. «Укытучы – укучы – дәреслек» традицион моделе инде заман таләпләренә җавап бирми. Белем бирү мәктәп партнерлык өчен ачык булганда гына нәтиҗәле була: цифрлы платформалар ялыктыргыч эшләрне үз өстенә ала, бизнес реаль кейслар белән уртаклаша, ә фән мәктәп эскәмиясеннән лабораториягә яки җитештерүгә җөйсез күчүне тәэмин итәргә ярдәм итә.
Форум кысаларында тематик треклар һәм проектлар, шул исәптән «Физмат алгарыш», Junior илкүләм технологик олимпиадасы (НТО Junior), «Школково» һәм «Учи.ру» платформалары, «Т-Образование», программалары, СИБУР һәм Университет Талантов тәкъдим ителде. Ясалма интеллект кулланып эшләнгән яңа платформаларга һәм аларны педагогларның көндәлек эшенә кертү нечкәлекләренә аерым игътибар бирелде.
Форум азагында «Җәмгыять белән диалог: ата-аналар, укытучылар, хакимият – ышаныч формуласы» дигән доклад белән ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова чыгыш ясады.