ТР Иҗтимагый палатасы советы граждан җәмгыяте институтларының торышы турындагы докладны раслады

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

6 апрельдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы утырышында 2025 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында еллык доклад расланды.

Доклад түбәндәге төп темаларны үз эченә ала:

  • хакимият һәм коммерцияле булмаган оешмаларның үзара хезмәттәшлегенә анализ;
  • кире элемтә каналлары һәм иҗтимагый советлар эшчәнлеге;
  • министрлыкларның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру практикасы;
  • ММЧда коммерцияле булмаган оешмалар һәм граждан җәмгыяте институтлары эшчәнлеген яктырту;
  • сайлауларда җәмәгать күзәтүе нәтиҗәләре;
  • коммерцияле булмаган оешмалар өчен белем бирү проектлары;
  • рейтинглар;
  • Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларындагы проектлар, МХО катнашучыларына ярдәм;
  • 2026 елга өстенлекле мәсьәләләр.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Совет бертавыштан докладны раслады.

Исегезгә төшерәбез, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе 2026 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында доклад белән чыгыш ясаячак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International